Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе «Планета фитнес» спорт клубы белән берлектә, бу шимбәдә, 07:30 да үзенең чираттагы иртәнге зарядкасын (һава торышы яхшы булса) уздыра. Аны, гадәттәгечә, “Планета Фитнес” тренажерлар залы инструкторы Динә Некратова үткәрәчәк. Ул инде 4 август көнне беренче зарядканы оештырган иде.

Искәртеп узарга кирәк, Динә Некратова  – армлифтинг, ятып штанга күтәрү буенча спорт мастерлыгына кандидат һәм күп кенә спорт ярышлары җиңүчесе. 

Зарядкада катнашучыларга үзләре белән берни дә алып киләсе түгел, бары тик уңайлы спорт киеме генә таләп ителә. Катнашу бушлай, тренировкалар 50-60 минут тирәсе булачак.

Узган тренировка фотолары белән "Вконтакте" челтәренең Администрация төркемендә танышырга була.

Җомга, 17 август 2018, 18:32