Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Саф һавада белем алу” проектының лекцияләр циклын халыкара класслы спорт мастеры, ТРның Атказанган  спорт мастеры Ирина Пермитина дәвам итте. Сәгать буена спикер тренировка, дөрес туклану серләре белән уртаклашты, хәтта тренировкага кия торган форманы да күрсәтте.  «Үзегез өчен яңа чикләр ача башлаганчы, үзегез теләгәнне, үзегез яратканны эшләгез. Бу бик мөһим. Йөгерү нәрсә ул? Йөгерү ул – үзеңдә яңа мөмкинлекләр ачу, һәрчак формада булу. Йөгерә башлар алдыннан мин табиб тикшеренүе үтәргә киңәш итәр идем. Беренче чиратта ЭКГ үтәбез, анализлар тапшырабыз», – дип башлады үз чыгышын Ирина Эдуардовна.

Спикер әйтүенчә, йөгерү өчен кием уңайлы, “сулый торган” һәм төсле булырга тиеш. Бу тренировкадан рәхәтлек тоярга, күтәренке кәеф алырга ярдәм итә. Ирина Пермитина катнашучыларга күрсәтү һәм спорт киеме сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклекне аңлату өчен үзе белән төрле һава шартлары өчен спорт киемнәре тутырылган букча алып килгән.

Дөрес тукланмау канны оета. Шуның аркасында ул сигез тапкыр ким кислород сулый, сәламәтлеккә зыян килә,  организмны торгызу процессы начар бара. Шуңа күрә туклану зур роль уйнавын билгеләп үтте ул.  Иртән спортчы углеводларга бай ризык ашарга киңәш итә. Без кулланган углеводлар 15:00 сәгатькә кадәр үзләштерелә, организмны тукландыра һәм энергия бирә.

Тренировкаларның өч төп принцибы– даимилек, әкрен генә башлап җибәрү һәм күңегүләрне дөрес үтәү. Мөмкинлек булса атнага 3-4 тапкыр йөгерергә кирәк. Яңа йөгерә башлаучыларга спорт мастеры йөгерү белән атлап йөрүне чиратлаштырырга кирәклеген искәртте. Атнага 5% тан  артык авырлык өстәргә ярамавы турында кисәтте.

Тыңлаучылар спортчыга сораулар бирделәр, спорт юнәлешендәге шәхси мәсьәләләр буенча да спикерның янына килеп киңәш сорадылар.

Шимбә, 18 август 2018, 14:51