Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының 20 укучысы Президент полкы солдатлары белән бергә Кремль стенасы янындагы 1 нче номерлы Постта сакта торалар. Алар “Мәңгелек ут” Хәтер вахтасының иң яхшы сакчылары буларак шундый мөмкинлек алдылар.

“Иң яхшы постчы” шәһәр бәйгесе җиңүчеләре  ел саен, 2011 елдан башлап, Хәтер вахтасын Мәскәүнең Александр бакчасындагы “Мәңгелек ут” янында сакта торып үткәрәләр. 8 августта да алар РФ Президенты полкы солдатлары белән сафта тордылар. 

Постчыларга Мәскәү һәм Зур Кремль сарае буйлап экскурсия үткәрделәр. Алар Сталин бункерында, хәрби техника, «Поклонная гора» музеенда (ачык күк йөзе астында) һәм Бөек Ватан сугышының Үзәк музейларында булдылар.

Тагын 15 яшь чаллылы конкурс нәтиҗәләре буенча Беларусь Республикасына юл тотты. Сәяхәт  9нан 16 июльгә кадәр узды. Сәяхәт программасы балаларда бик уңай тәэсирләр калдырды. Алар Минск буйлап йөрде,  «Хатынь», «Күз яше утыравы» һәм  «Брестская крепость-герой»мемориаль комплексларында булды. Шулай ук Дан Курганына сәяхәт кылдылар.

Җомга, 17 август 2018, 18:33