Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Беренче нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Чаллыны яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләренә өлеш кертергә теләүчеләр кимеми, аларның саны артканнан арта бара. Быел бәйгедә районның 40 ешма һәм предприятиесеннән 380нән артык кеше катнашты.

Чарада Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова, Шәһәр Советы депутаты Айрат Зәйнуллин чыгыш ясадыар.  Раушан Усманова билгеләп үткәнчә, Чаллы ишегалларын яшеллеккә күмү соңгы биш елның трендына әйләнде. «Иң яхшы күп фатирлы йорт советы», «Үрнәк йорт», «Иң яхшы подъезд» номинацияләре буенча җәйге аеруча актив узды.

Һөнәрләре  буенча «Иң яхшы сантехник» һәм «Иң яхшы дворник» номинацияләре  билгеләп үтелде. Шәһәрне яшелләндерү белән шөгыльләнүче оешмалар да читтә калмады. Мәскәү һәм Автозавод, Чулман һәм Вахитов проспектлары киселешендәге, шулай ук Боровецкий бульвары чәчәк түтәлләре дә югары бәяләнде. 26 комплекстагы «Чаллы икмәге», 48 комплекстагы «Классные колбаски» кибетләре һәм Яшьлек проспектында урнашкан «Автостолица» ягулык салу станциясе чәчәк түтәлләре белән шәһәрне ямьләндерүләре  өчен «Коммерцияле оешмалар» категориясендә бүләкләнде.

Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата сертификат тапшырылды. «КАМАЗ» мәдәният сарае артистлары чаллылыларга күңелле концерт программасы бүләк итте. 

Җомга, 17 август 2018, 13:59