Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел башыннан «Куркынычсыз шәһәр» системасы ярдәмендә Яр Чаллыда 161 җинаять һәм 1192 административ хокук бозу очраклары ачыкланды.

Хәзерге вакытта автокаланың 395 күпфатирлы йортларында әлеге системага тоташтырылган 1340 камера урнаштырылган. Бу юнәлештә эшләр дәвам итә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы территориаль бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2018 елның 25 июленә республика территориясендә 56 530 видеокүзәтү камерасы куелган, шулардан 2 975 – урам һәм җәмәгать урыннарында, 15 654 – торак фонды объектларында һәм 37901 – башка оешма объектларында.
Чаллыда «Куркынычсыз шәһәр» программасы 2015 елдан эшли. Аның максаты – чаллылыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бердәм коммуникация мохитен булдыру. Видеокамералар йортларга, социаль-мәдәни объектларга куела. Алар йортларны, балалар мәйданчыкларын, ишегалларын күзәтергә мөмкинлек бирә.

Җомга, 17 август 2018, 17:20