Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 23 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыкара сәламәтлек саклау оешмасында миркобларның антибиотикларга карата кисәк кенә чыдамлылыгы артуы турында сөйләгәннәр. Бу кайбер инфекцияләрне бетереп булмауга китерергә мөмкин.
«Московский комсомолец» медицина чыганагына сылтама белән хәбәр итүенчә, инфекцияләрнең антибиотикларга карата чыдамлылык дәрәҗәсе кайбер очракларда 72 % ка җитә, әмма шул ук вакытта әлеге сан 100 % ка җиткән очраклар да бар.

Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре хәзер гамәлдә булган бернинди препаратка да бирешми торган авыру китереп чыгаручы бактерияләр барлыкка килүен ачыклаган.

2014 елда Давоста узган халыкара икътисадый форумда мондый күрсәткечләр белән 2050 елда ел саен 10 миллионлап кеше кырылу мөмкинлеген күрсәтүче тикшеренү эшләрен тәкъдим иткәннәр.

Оешма яңа антибиотикларны ясау эшен тизләтергә мөмкин, шулай да бактерияләрнең мондый тизлектә чыдамлылыкка ия булуы белән дәвалап булмаслык инфекцияләрнең җиргә кире кайту куркынычы тууы бар.

http://maydan.tatar/

Җомга, 17 август 2018, 15:53