Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 23 октябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Татарстан электрон «больничныйлар» бирү системасын кулланучы алдынгы 5 төбәк рәтенә керә. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Республикада «больничный» кәгазенең һәр өченчесе электрон рәвештә бирелә.

Максим Топилин сүзләренчә, электрон «больничный» кәгазь формадагысы кебек үк юридик көчкә ия. Электрон документ технологиясе иминият очраклары турында мәгълүмат алмашуны ачык ясый, медицина оешмаларында бу документларны рәсмиләштергәндә тотылган чыгымнарны киметә.

https://tatar-inform.tatar/

Җомга, 17 август 2018, 16:29