Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Габдулла Тукай исемендәге яр буенда чираттагы иртәнге тренировка үтте. Бу юлы зарядкада катнашучыларга иртәнге йөгерүгә чыккан чаллылылар да кушылды. Күнегүләр комплексы  армлифтинг, ятып штанга күтәрү буенча спорт мастерлыгына кандидат һәм күп кенә спорт ярышлары җиңүчесе Динә Некратова җитәкчелегендә узды.

Бүген ул түгәрәк буенча функциональтренировка оештырды. Һәрбер катнашучы тренердан аерым бирем алды,  күпмедер вакыттан соң, аның сигналы буенча күршесе белән алышынды.

Салкын һава торышы һәм җил дә тренировкаларга комачау итә алмады. Динә Некратова тренировка буена барысының да күңелен күтәреп торды, яңа килүчеләр өчен җиңелрәк күнегүләр бирде. Бу инде өченче тренировка, ул һәр шимбәдә (һава шартлары яхшы торганда) үткәреләчәк.

Анда теләге булган һәр чаллылы катнаша ала. Зарядкада катнашучыларга үзләре белән берни дә алып киләсе түгел, бары тик уңайлы спорт киеме генә таләп ителә. Катнашу бушлай, тренировкалар 50-60 минут тирәсе булачак.

Узган тренировка фотолары белән "Вконтакте" челтәренең Администрация төркемендә танышырга була.

Шимбә, 18 август 2018, 11:03