Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрлек буенча Советның иртәнге чираттагы җыелышы узды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиевка, идарә башлыклары, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә өч проект тәкъдим иттеләр.

Беренче проект «Набережночелнинская КБФ» ҖЧҖ җитәкчесе –  Илмир Сабировныкы булды.Ул кәгазь җитештерү бинасы төзүе турында сөйләде.Аның әйтүенчә, гофрокартон җитештерү өч өлештән тора: юка катлам өчен катыргы, гофре кәгазь һәм җилем.  

Тәкъдим ителгән икенче проект – PLC-технологиясе буенча автоматлаштырылган тышкы яктылык белән идарә итү системасы. Аның максаты – шәһәр яктылык мохитенә интеллектлаштырылган система һәм энергия саклау технологияләре кертү. BarsLed компаниясе җитәкчесе Айдар Вафин әйтүенчә, әлеге проект 2016 елдан эшләп килә, шуда күрә инвестицияләр таләп итми.

Предприятиянең продукциясе– урам һәм сәнәгать яктырткычлары, интеллектуаль үзе өйрәнә торган яктырткычлар. Аларның өстенлеге – традицион яктырту җайланмалары белән чагыштырганда 60% экономия,  «Кирәк чакта яктылык» режимында өстәмә интеллектуаль экономияләү системасы, гамәлдәге челтәрләрнең  өстәмә чыгымнарсыз интеграциясе (PLC технологиясе) һәм башкалар.

Шәһәр башлыгы бу проект белән кызыксынды, әлеге системаны шәһәрдә куллану мәсьәләсен карарга кушты:

«Яктырткычлар санын без кешедә ихтыяҗ туган саен ел да арттырабыз. Яңа урамнар һәм юллар, яңа микрорайоннар барлыкка килә, бу турыда “Халык контроле”нә дә мөрәҗәгатьләр килә», – диде Наил Мәһдиев, Яр Чаллыда меңгә якын яңа яктырткычлар куелуын искәртеп.

«Космос» активитипарк гаилә үзәге җитәкчесе Александра Якимова белдерүенчә, проектының максаты шәһәрне яшьләр өчен заманча һәм уңайлы итү,спортка җәлеп итеп гражданнарның сәламәтлекләрен яхшырту.

Үзәктә «Ниндзя квест», өскә үрмәләү җайланмасы, батут мәйданы, туплар белән бассейн һәм «Лазалия» уен комплексы бар. Әлеге гаилә үзәгенең төп өстенлеге шунда, андагы аттракционардан зурлар да, балаларда файдалана ала. 

Шимбә, 18 август 2018, 12:27