Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 августта ТР территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан көтелә, көндез һәм кич көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчәючән кыска вакытлы җил, яшен булуы ихтимал.

 19 августта 18:00 сәгатьтән 20 августның 18:00 сәгатенә кадәр алмашынучан болытлы һава булачак.  Төнлә һәм иртән явым-төшем күзәтелми, урыны белән томан көтелә. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана. Төнлә 3-8 метр тизлектә салмак җил, көндез көньяк-көнбатыштан секундына 5-10, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәючән җил. Төнлә минималь һава температурасы +4..+9˚, көндез максималь температура +20..+23˚.

Якшәмбе, 19 август 2018, 20:25