РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында операторларны яңа сим-карталарга күчерергә җыеналар.
Әлеге карарның проекты regulation.gov.ru порталында басылып чыкты.
Бүгенге көндә элемтә операторлары чит ил җитештерүчеләреннән сим-карталар сатып ала һәм аларга үзләренең криптографик саклаучы системаларын урнаштыра. Шулай итеп алар чит илнең махсус хезмәтләренә әлеге системадан ачкычны бирергә мөмкиннәр дип фаразлана. Шуңа күрә операторлардан ФСБ тарафыннан сертификацияләнгән шифрлауны кулланып абонентларны идентификацияләү таләп ителә, дип хәбәр итә "ФедералПресс".
Барлык сим-карталарны да бер үк вакытта алыштырмаячаклар. Безнең илдә эшләнгән сим-карталарны абонентларга һәр 15 ай саен алыштырып торырга туры киләчәк.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 18 август 2018, 13:23