Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Миграция исәбенә куелган гражданлыклары булмаучы чит ил гражданнары һәм затлары саны быел 14,5%ка арткан (2017 елда теркәлгән 6723 кешедән 7872 кешегә кадәр), шул исәптән ерак чит илләрдән – 3784 кеше һәм БДБ илләреннән килүчеләр – 4088. Бу турыда бүгенге эшлекле дүшәмбедә Яр Чаллы Эчке эшләр идарәсенең миграция мәсьәләләре буенча бүлеге башлыгы Сергей Викулов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, шуңа бәйле рәвештә рәсмиләштереп эшкә яки Яр Чаллының югары уку йортларына укырга керергә рөхсәт алганнар арасында исәпкә куелучы 2238 чит ил гражданины теркәлгән. Узган елны әлеге периодка 1860 кеше исәпкә куелган.

Китерелгән мәгълүматларга караганда, читтән килүчеләрнең иң күбен – БДБ илләре вәкилләре тәшкил итә.

Ерак чит илләрдән килүчеләрнең саны: Германиядән – 847 кеше, Кытайдан – 586, Төркиядән – 546 һәм Италиядән – 222 кеше.

Чит ил гражданнарының күпчелеге РФнә эшләү максатыннан (37,8% безнең илгә кергән гомуми чит ил гражданнары саныннан) килгән, алардан соң эшлекле максат белән килүчеләр тора, андыйлар – 27,1% исәпләнә, шәхси максат белән – 16,8%, сәяхәт итү максатыннан – 9,2%, белем алу максаты белән – 4,2%, хезмәт миссиясе белән –  3,2% кеше килүе мәгълүм. 

Дүшәмбе, 20 август 2018, 09:40