Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Алты ай эчендә шәһәр бюджетына җир участоклары сатудан 84,3 млн сум, муниципаль милекне арендага бирүдән 33 млн сумнан артыкакча кергән. 2018 елның I яртыеллыгына  автокаланың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәр казнасына 426,5 млн сум акча килгән. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә идарә башлыгы Ленар Гыйзәтуллин хәбәр итте.

Төп керемне -  66%ны, җир участогы өчен аренда түләүләре тәшкил итә. Шәһәрбюджетына казна милкен арендалаудан кергән акча 16 млн.сум. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 5,1 %ка күбрәк. Шулай ук әлеге исәп периодына юридик һәм физик затлар милке саналучы,  күчемсез мөлкәт объектлары урнашкан  19,5 га мәйданлы  җир участокларын сату-алу буенча 66 килешү төзелгән.

Шулардан  7,76 га – сәүдә итү һәм офис объектлары итеп кулланыла;  5,54 га –  җитештерү өлкәсендәге объектларга;  4,09 га – автотранспортка хезмәт күрсәтү һәм 2,08 га –  торак йортлар объектлары өчен билгеләнгән.

Хокук бирүче документлардан башка файдаланыла торган җир кишәрлекләре буенча  дәгъвалар суммасы 80,5 млн. сум тәшкил итә.

Бу очракта дәгъвалар буенча эшләрне карарга кирәк. 150 җир кишәрлеге документларсыз файдаланылганда, без андый нәрсәгә түзеп торырга тиеш түгелбез. Барысы да бертигез шартларда булырга тиеш. Без җир кишәрлекләре кулланылуга каршы түгел. Без бер җирдән файдаланып, аның өчен берәүнең дә бер тиен дә түләмәвенә каршы” , – дип белдерде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 20 август 2018, 09:42