Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «КАМАЗ» мәдәният сарае каршындагы мәйданда “Бал ярминкәсе -2018” традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды. Ул Чаллыда 2005 елдан башлап үткәрелә. Татарстанның тугыз районыннан, шулай ук Удмуртия, Башкирия һәм Киров өлкәсеннән 17 тоннага якын бал кертелде. Барлыгы 80 сәүдә ноктасында бал продукциясен сату оештырылды.  

Ярминкә белән янәшә “Яр Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе”нең күчмә лабораториясе эшләде.  Анда белгечләр сатуга куелган балның сыйфатын тикшерде һәм ярамаган матдәләр кушылганын сатудан алды.

Ярминкә үз эшен «КАМАЗ» мәдәният сарае территориясендә көн саен (8:00дән 17:00 сәгатькә тикле) 26 августка кадәр дәвам итәчәк.

Дүшәмбе, 20 август 2018, 11:12