Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка чүпне аерып җыюны тормышка ашыручы проектны тәкъдим иттеләр. Чаллыда ул макулатураны, полиэтилен калдыкларын, агач һәм полимер әйберләрен эшкәртү предприятиесендә булды. Министрга экскурсияне «ПромИндустрия» компаниясе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Николай Атласов оештырды. Бүген компания автоградта булган калдыкларның барлык күләменнән 10%ын эшкәртә.

Калдыкларны аерым җыя башлау идеясе Чаллыда 2015 елдан тормышка ашырыла башлады, 2017 елдан әлеге проектка “Чиста бит” экология хәрәкәте дә кушылды.

 «Шундый районнар бар, аларда алтышар контейнер куелган. Без аларны күпкатлы торак йортлар янына беренчесеннән алып, соңгы подъездына кадәр урнаштырдык. Хәзерге вакытта Чаллы буенча шундый җитмеш калдыклап җыю контейнеры куелган. Бик күп шәһәрдәшләребез бу процесста катнаша. Яр Чаллы чүпне калдыклап җыюга әзер дип без ышанып әйтә алабыз», –  дип белдерде “Чиста бит” иҗтимагый хәрәкәт җитәкчече Рәзилә Сәхәбиева. 

Аның сүзләренчә, калдыклап җыю шәһәребездә популярлаша бара, контейнер куярга гаризалар өч-дүрт ай алдан бирелә.

Дүшәмбе, 20 август 2018, 15:08