Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы спортчылары арасында  21 яшькә кадәрле спортчылар арасында узган тхэквондо буенча Россия беренчелеге Чаллы спортчылары өчен уңышлы булды. Аңа  бу якшәмбедә алабуга шәһәрендә йомгак ясадылар. Ярышларда Россиянең 48 төбәгеннән 362 спортчы катнашты. Дүрт алтын һәм бронза медальләрне Татарстан җыелма командасына Яр Чаллы шәһәре спортчылары – Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентларының җиңүе китерде.

Алтын медальгә: Алена Миронюк (49 кг),  Анна Казарновская (53 кг), Дина Макиевская (57 кг)  һәм Юлия Миюц (67 кг) лаек булдылар. 74 кг га кадәр авырлык белән Эмил Алиев бронза медаль отты. Татарстан җыелма командасына көмеш медальне 68 кг га кадәр авырлыкта казанлы Никита Желтухин алып килде. Санап үтелгән әлеге спортчыларның барысы да«Динамо» җәмгыятеннән. Командалы зачетта Татарстан җыелма командасы икенче урында, беренче урында Мәскәү командасы, өченчедә – Чиләбе спортчылары.

Чаллы спортчыларының тренеры Сергей Титкин белдерүенчә, алтын медаль яулаучы Алена Миронюк, Анна Казарновская, Дина Макиевская һәм Юлия Миюц Россияне Европа беренчелегендә тәкъдим итәчәкләр. Россия җыелма командасы составына шулай ук көмеш призер Никита Желтухин (Казан шәһәре) да кергән.  

Европа беренчелеге Варшава шәһәрендә (Польша) 8-11 ноябрь көннәрендә узачак.

Дүшәмбе, 20 август 2018, 13:58