Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне  Анастасия Михайловна Шургина 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Анастасия Михайловна Чистай районы Утяшкино авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында дүрт классны тәмамлый. 1950 елда кияүгә чыга, бәхетле гаиләдә җиде бала тәрбияләп үстерә.  Лаеклы ялга чыкканчы урман хуҗалыгында эшли.  

"1941-1945 Бөек Ватан сугшы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.  

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм шул районның ветераннар Советы рәисе Любовь Ходаковская котлады.

Дүшәмбе, 20 август 2018, 14:48