Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Фатир, җир участогы, гараж яки башка объект сатып алганда, мөрәҗәгать итүче алдына хокукларын рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәк дигән сорау килеп туа. Бу очракта Росреестр порталының «Тормыш ситуацияләре» сервисы ярдәмгә килә.

Әлеге сервис физик затларга гына түгел, юридик затларга  һәм белгечләргә дә ачык. Сервис rosreestr.ru сайтының «Файдалы мәгълүмат» пунктында урнашкан. Аның ярдәмендә бик җайлы гына билгеле бер конкрет очракка аңлатма алырга, нинди документлар кирәклеге турында белергә була. Башта сервис тиешле сорау буенча мөрәҗәгать иткәндә кирәкле объект һәм операцияне сайларга тәкъдим итәчәк. Шуннан соң мөрәҗәгать итүчегә анкета тутырасы булачак. Уң якта сайланган операция өчен тулы документлар исемлеге, аның бәясе һәм хезмәт күрсәтүнең максималь вакыты чыгачак.

Исемлекне компьютер аша чыгартып сакларга була. Шулай ук мөрәҗәгать итүче шул ук биттән “Электрон хезмәтләр” бүлегенә күчә ала. Тиешле хезмәт буенча мәгълүмат таба алмаган очракта,  әлеге телефон номеры аша 8(800)100-34-34 консультация алырга мөмкин.

Дүшәмбе, 20 август 2018, 15:36