Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда яңартылган 27 нче «Чык тамчысы» балалар бакчасы ачылды. 44 ел буена биредә беренче тапкыр капиталь ремонт башкарылмаган. Бинаны яңарту Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика программасы ярдәмендә тормышка ашырылды. Яңача үзгәргән балалар бакчасын кабул итү тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм шәһәр башлыгы урынбасары  Флера Андреева катнашты.

Иң башта шәһәр җитәкчесе бакча тирәсендәге территорияне карап чыкты. Биредә учреждениегә илтүче юлны киңәйткәннәр һәм озынайтканнар, машиналар өчен махсус урыннар барлыкка килгән. Әлеге эшләр шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан финансланган. Бу максатларга шәһәр казнасыннан 12 млн сум акча бүленгән. Ә капиталь ремонт үткәрү өчен республика бюджетыннан 28 млн сум бирелгән.

Төзүчеләр тулысынча фасадны яңарткан, бүлмәләрнең эчен буяу, матурлау эшләре башкарылган. Беренче катта һәм төркемнәрдә җылытыла торган идәннәр җәелгән. Төркемнәргә яңа җиһазлар һәм укыту әсбаплары алынган. Азык-төлек блогына яңа һава җилләтү системасы куелган.

Яңартылган балалар бакчасына 275 бала йөриячәк. Бу елны Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң тугыз балалар бакчасы кулланылуга тапшырылачак. Узган ел  Чаллыда республика капиталь ремонт программасы ярдәмендә ун балалар бакчасы төзекләндерелде.  

Дүшәмбе, 20 август 2018, 16:17