Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанның Югары Ослан районында һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен V Студентларга белем бирү форумының беренче сменасы узды. Анда Яр Чаллыдан 90нан артык студент катнашты. Беренче смена республиканың барлыгы 600гә якын студентын берләштерде.

Форум –  ул аралашу һәм фикер алышу өчен ачык мәйдан, анда студентлар үзләре өчен зур тәҗрибә туплый, командада эшләргә өйрәнә, спорт һәм массакүләм мәдәни чараларда катнаша ала.

Хәзерге форумның спикерлары булып 100дән артык хөкүмәт вәкилләре, бизнес, иҗтимагый, мәдәни һәм спорт әһелләре тора.

Иртәгә, 21 август көнне, икенче смена башлана һәм 25 августка кадәр барачак. Ул 500дән артык студентны берләштерәчәк, шуларның 25е Яр Чаллыдан. Өченче смена 26сыннан 30 августка кадәр оештырыла, анда югары һәм һөнәри белем алучы 900 студент катнашачак.  

Дүшәмбе, 20 август 2018, 16:22