Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Габдулла Тукай исемендәге яр буе амфитеатрында Ринат Галиәхмәтов – «Татар малай» буларак танылган һәм күпләргә  «Кызык-мызык» блогы аша таныш – Илназ Габидуллин чаллылылар беләнсоциаль челтәрләрне алга җибәрү, алар аша уңышка ирешү һәм аудитория туплау буенча үз тәҗрибәләрен уртаклаштылар. 

Танылган татар блогерларының юмор белән сугарылган милли калоритлы роликларын миллионга якын кеше карый.

Ринат Галиәхмәтов һәм Илназ Габидуллин республикада татар аудиториясе өчен кызыклы контент булдыручы беренче блогерлардан санала. Аларга язылучылар Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә бик күп. Үзләре әйтүенчә, блок алып бару алар өчен хоббига әйләнгән. 

Очрашу ахрында Кунаклар, башлап килүче блогерларның сорауларына җавап бирде, бергәләп фикер алыштылар. Бик җанлы әңгәмә килеп чыкты. Аралашу ике телдә: татарча һәм русча барды. Ахырдан кунаклар белән фотосессия узды. 

Сишәмбе, 21 август 2018, 11:43