Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ЗЯБның 15/28 торак йорты ишегалдында яңа - «Тридевятое царство» скверы ачылу тантанасы узды. Чарада Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, Шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров һәм Виталий Агапов катнашты. Алар ишегалдында чаралар үткәрүнең әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. 

Скверда нәниләр мәйданчыгы куелган, татар һәм рус халык әкиятләре геройларының сыннары урнаштырылган, чәчәк түтәлләре ясалган.  

Бу көнне «Жилкомсервис» идарәче компания тарафыннан биредә яшәүчеләр өчен чын бәйрәм чарасы оештырылды. Чарада “Энергетик” мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады, аниматорлар балаларның күңелен күрде.

Сишәмбе, 21 август 2018, 11:03