Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

24 августта Яр Чаллы шәһәре тарихында беренче тапкыр  «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Үткәрелү урыны -  Габдулла Тукай исемендәге яр буе (Үзәк урам ягыннан).

Чара «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге, мәдәният идарәсе ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» шәһәр татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырыла.  Оештыручылар белдерүенчә, бу - Татарстанның Чаллыда үткәрелүче татар халкын гына түгел, башка милләтләрне дә берләштерүче бердәнбер заманча татар мәдәнияте фестивале. 

Тамашачыларга өс киемнәренә татар милли костюмының берәр элементын тагып чыгарга киңәш ителә. Фестиваль 13:00 тән 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

Чарада түбәндәге мәйданчыклар эшләячәк:

13:00-19:00 – Дизайн-маркет. Мәйданда татар дизайнерлары продукциясе тәкъдим ителәчәк.

13:00-19:00 – Фуд-корт. 15:00-16:00 сәгатьләрдә –  татар милли ризыклары белән сыйлау, аларны пешерү тәҗрибәсе белән уртаклашу, шул ризыклар турында кызыклы легендалар, шаян хәлләр сөйләү.

15:00 – цирк осталарыннан мастер-класслар.

16:00-18:00 – Бию for you. Бию буенча мастер-класслар.

14:00-15:00 – никах өчен милли киемнәр сайлау, «Хыял» студиясе җитәкчесе, дизайнер Гүзәл Вәлишина үткәрә.  

16:00-17:00 – татар юморы - татар телен саклауның бер коралы.  КВН татар лигасы һәм Stand Up  спикер-җитәкчесе Рамил Әгъдиев.
17:00-18:00 Өч телдәге “Яр Чаллы” шәһәр турындагы китапны тәкъдим итү. Проект авторы Алсу Рәхмәтуллина һәм «Рәхмәт» китап кибете.

 18:00дән 20:00 сәгатькә кадәр – акустик музыка, поэзия. 

Бәйрәмгә килүчеләр Илшат Әюпов, Заһир Насыйбуллин, Ринат Гыйльфанов, Лилия Гыйбаш, Фидаил Мәҗитов чыгышларын тыңлап, аларның иҗатлары белән якыннан танышачак.

13:00-19:00 – мастер класслар, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе С.Ф. Сираҗиева күргәзмәсе.


14:00-17:00
 – «Музей сөйли» экскурсиясе.

13:00-19:00 – балалар мәйданчыклары.

13:00-19:00 – «Хәзинә» балалар клубы эшчәнлеге (мастер-класслар, балалар өчен хәрәкәтле уеннар, күңел ачу).

Җомга, 24 август 2018, 08:49