Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шундый рейдларның берсе 17 сеннән 18 нче августка каршы төндә оештырылды. Анда Яр Чаллы Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре, «Форпост» яшьләр оешмасы вәкилләре, муниципаль хезмәткәрләр һәм Чаллы шәһәре буенча  Россия Эчке эшләр министрлыгының идарәсе каршындагы иҗтимагый советы вәкилләре катнашты.

Чара “Яшүсмер 2018” һәм “Иҗтимагый совет белән каникуллар” операцияләре кысаларында узды. Алар икесе дә җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнар арасында тәртип бозу очракларын кисәтүгә юнәлтелгән. Рейд максаты – төнлә җәмәгать урыннарында ата-аналарсыз йөргән  балигъ булмаганнарны тоту, кисәтү. Җәй көне бу чор –  23:00тән 6:00 сәгатькә кадәр.

Полиция шәһәрнең эчемлекләр сатыла торган: кафе, ресторан һәм кальян биналарын тикшерде. Шуның нәтиҗәсендә, яңа шәһәр өлешендәге 11 комплексның бер кафесында алкоголь эчемлек кулланган үсмер тоткарланды. Әлеге административ хокук бозу очрагы турында беркетмә төзелде.

Бу төндә хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан төнлә ата-анардан башка  урамда яки тыелган урыннарда  йөргән 18 яше тулмаган 11 үсмер тоткарланды. Әлеге үсмерләрнең ата-аналырына балаларның сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян китерүне кисәтүче чараларны үтәмәгән өчен ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.11 матдәсе буенча беркетмә төзелде. Әлеге матдә буенча 500дән алып 1000 сумга кадәр штраф каралган. Моннан тыш, шәһәрнең кайбер сәүдә нокталарында төнлә алкоголь продукция белән сату итү буенча өч очрак ачыкланды. Әлеге тәртип бозучылар шулай ук административ җаваплылыкка тартылды. 

Чәршәмбе, 22 август 2018, 08:36