Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Форум «КАМАЗ» ГАҖ тарафыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы белән берлектә оештырыла. Традиция буенча ул «Саулык» сәламәтләндерү комплексы базасының «Звездный» җәйге лагерында уза һәм ул 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Быел «PROFдвижение» үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтә. Хәзерге форум «КАМАЗ»ның 50 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Шуңа күрә оештыручылар, форумда катнашучыларга, предприятиенең беренче көненнән алып хәзерге вакытка кадәр булган тарихы һәм алдагы ун еллыкка булган планнары белән таныштырачаклар.

Юбилей форумында Россиянең 47 шәһәреннән һәм 22 төбәгеннән булган техник юнәлештәге көллият һәм югары уку йортларыннан 200 студент катнашачак: Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, Башкортостан, Чувашия, Марий Эл, Волгоград, Мәскәү, Курск,  Нижегород, Томск өлкәләреннән һәм Ханты-Мансийск Автоном округыннан катнашучылар көтелә.

Форумның максаты – яшьләргә үз төбәгеңдә карьера төзү мөмкинлекләре турында сөйләү.

Катнашучылар «КАМАЗ»ның алты җитештерү мәйданында булачак, үз күзләре белән КАМАЗ автомобилен җитештерү процессын күрә алачак. Экскурсия нәтиҗәләре буенча алар Инстаграм, ВКонтакте һәм YouTubе өчен материаллар бастырырга тиеш булачаклар. 

Чәршәмбе, 22 август 2018, 09:33