Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 августта шәһәрдә магистраль автопоездлар йөртүчеләрнең Мэр Кубогына XI һөнәри конкурслары үтә. Программада: магистраль автомобильләрне фигуралы йөртү, автомобиль транспорты күргәзмәсе, хәйрия акциясе, балалар бәйрәме, тамашачылар арасында IVECO автомобильләрен канат белән тарту конкурсы һәм башкалар. Чара 10:00сәгатьтә башлана.

Шуның алдыннан, 24 август көнне, конкурс кысаларында «КАМАЗ-мастер» командасы белән берлектә шәһәр буйлап автомобиль техникасының йөреше узачак.

Әлеге конкурс үткәрелү сәбәпле, 25 августта, 9:00дан 16:30га кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча ике юнәлешкә юл хәрәкәте чикләнә. Күрсәтелгән вакыт аралыгында: Чулман проспектына таба юл участогыннан Раскольников урамына кадәр һәм Раскольников урамыннан Рәис Беляев проспекты киселешенә кадәр юл ябык булачак.

Машина йөртүчеләрдән хәрәкәт иткәндә әлеге фактны истә тотулары сорала.

Җомга, 24 август 2018, 13:10