Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 сентябрьдә Җиңү паркы мәйданында берьюлы берничә флешмоб узачак. 8.00дән 10.00га кадәр волонтер-иреклеләр елы кысаларында  «Добровольчество как стиль жизни» дип исемләнгән чара, 10.00нан 12.00 «Активность, творчество, талант молодых» флешмобы үткәреләчәк.

Бүгенге көндә шәһәрдә 138 иреклеләр берләшмәсе эшли. Шулардан 110 мәктәп, 17 югары һәм махсус урта белем бирү уку йортлары һәм 11 иҗтимагый берләшмәләр алып тора.

12.00дән 14.00кә кадәр парк территориясендә «Яхшы йөрәкләр», 14.00тән 18.00 гә кадәр өлкән буын декадасына багышланган «Ялларсыз мәрхәмәтлелек», «Кешеләргә җылылык һәм шатлык өләшү» флешмобларын уздыру планлаштырыла. 18.00дән 20.00гә һәм 20.00дән 21.00гә кадәр «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!»,  «Юк дип әйтә бел» актив чаралары оештырылачак.

Дүшәмбе, 13 август 2018, 10:53