Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

7 октябрьдә Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә «Россиянең киләчәге» IV милли премиясенең сайлап алу туры уза. Чара РФ президенты администрациясе, «Планетаның киләчәге» балалар милли һәм халыкара программасы фонды ярдәме белән оештырыла.

Катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Иҗади бәйгедә 8 федераль округтан  6 дан 27 яшькә кадәрле талантлы балалар һәм яшьләр катнаша ала. Сайлап алу туры: хореография, Dance Solo, вокал, театр костюмы һәм мода номинацияләрендә уза.

Бәйге цикллары РФ нең барлык федераль округларында һәм финалы 2019 елның мартында Мәскәүдә үткәрелүче сайлап алу турларыннан тора. Премияне билгеләү бәйге нигезендә узган сайлап алу турлары һәм финал премиясе нигезендә тормышка ашырыла.

Бәйге шартлары белән монда танышырга мөмкин.

Дүшәмбе, 24 сентябрь 2018, 15:36