Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының С.П.Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты предприятиесе 2017 елгы кереме буенча 12нче урын алып,  “Россиянең  Топ-50 иң эре урман сәнәгать компанияләре” рейтингына керде.  

Целлюлоза-кәгазь җитештерүче предприятиеләр арасында комбинат узган елгы кереме  9,8 млрд сум тәшкил итеп, бишенче позицияне яулады. Акционерлар җыелышында картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичёв билгеләп үткәнчә, 2018 елга иң төп максат – керемнәрне  4% җиткереп, 10 млрд сумнан арттыру.

“Россиянең  Топ-50 иң эре урман сәнәгать компанияләре” рейтингын ел саен үзебезнең урман сәнәгате комплексын үстерүдә төп роль уйнаучы компанияләрне билгеләү өчен “Урман индустриясе” әйдәп баручы тармак журналы үткәрә.

Пәнҗешәмбе, 23 август 2018, 14:12