Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Курск сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Комсомол районы ветераннарына Курск өлкәсе губернаторы исеменнән котлаулар җиткерделәр. Әлеге районның администрация башлыгы Александр Кислов һәм ТИҮ рәисләре белән берлектә Госман Әхмәт улы Сәлаховка һәм Александра Георгиевна Кравченкога котлаулар һәм истәлекле бүләкләрне ирештерделәр.

Госман Әхмәт улы Сәлахов армия сафларына 1943 елның гыйнварында алына. Белорусс фронтында хезмәт итә. Сугыштан соң 1946 елның 25 октябрендә трактористлар әзерләү буенча өч айлык курсларда укый.

1952 елда ул  механизация училищесына эшкә керә һәм 25 ел авыл хуҗалыгының булачак механизаторларын әзерли.  Госман Әхмәт улы лаеклы ялга ПОПАТ предприятиесеннән чыга.

Александра Георгиевна Кравченко1942 елда фронтка  мобилизацияләү буенчачакырыла.Хатын кызлар батальонында зенитчы булып хезмәт итә. Белоруссиядә, Украинада хезмәт итә. Яралану буенча мобилизацияләнә.1970 елда гаиләсе белән Комсомол төзелешенә килә.

Пәнҗешәмбе, 23 август 2018, 15:17