Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5нче шәһәр хастаханәсендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үтте.

Уйланылган буенча, хирургия бүлегенең 3нче палатасында дүртенче катта төтенли башлады. Янгынның таралу куркынычы бар иде.

Персонал алдан ук әзерләнгән схема буенча эш итте:  янгын чыккан урынны ачыклау белән янгын куркынычсызлыгы сигналы кушылды. Хезмәткәрләр, кул астында булган янгын сүндерү җайланмасы һәм краны белән коралланып утка каршы көрәшү күнекмәләрен үзләштерде. Шулай ук тын юлларын саклау җайланмасын дөрес кулланырга өйрәнделәр. Персонал көче белән барлык бүлектәге авырулар эвакуацияләнде. Бүлек мөдирләренең докладын баш табиб Зөфәр Насретдинов кабул итте. Өйрәнүләрдә катнашучылар куелган мәсьәләне уңышлы хәл итте.

5нче хастаханәдә мондый өйрәнүләр еш үткәрелә. Хезмәткәрләр янгын сүндерү кагыйдәләрен дөрес башкарсыннар өчен, аларны төрле бүлекләрдә оештыралар. 

Пәнҗешәмбе, 23 август 2018, 15:15