Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Социаль-икътисади үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия депутатлары Башкарма комитет җитәкчелеге белән берлектәсоциаль-икътисади үсеш Стратегиясе Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2021елга  кадәр һәм 2030 елга кадәр  торышы буенча фикер алыштылар.

Ике ел эшчәнлек нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар турында Шәһәр Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.

Аның белдерүенчә, Стратегия ике ел элек Шәһәр Советы Карары белән расланган һәм ул 15 елга исәпләнгән.  Стратегиянең төп асылы кеше, аның максаты шәһәрнең хәзерге һәм киләчәк буынының яшәү сыйфатын тәэмин итүгә юнәлтелгән.

 «Стратегияне эшләүдә республика һәм тышкы экспертларны җәлеп итү, кабул ителә торган карарлар тәртибен башкаруны тәэмин итә. Башкарма комитет карары белән чаралар Стратегиясенгамәлгә ашырупланы кабул ителде. Чараларның бер өлеше инде федераль, республика һәм муниципаль программаларга кертелде һәм финансланды», - дип ассызыклады Наталия Кропотова.

Стратегиядә төгәл максат куелган -  барлык мәктәп укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре өчен белем бирү дәрәҗәсен күтәрү. Бу укытучылар составының  квалификациясен күтәрү, укытуда яңа методикалар куллану гына түгел, уку йотрларының материаль-техник базасын яхшырту да.

Ике ел ярым эчендә белем бирү өлкәсендә балалар бакчасы, мәктәпләр төзү һәм капиталь ремонтлау буенча зур эш башкарылды. Квалификацияле кадрлар әзерләү максатыннан ресурс үзәкләре эшли. Эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча шәһәрнең WorldSkills хәрәкәтендә катнашуы мөһим роль уйный. Анда Чаллы студентлары ел саен призлы урыннар яулый.

Наталия Кропотова сүзләренә караганда, ике ел ярым эчендә хезмәт базарында 17 меңнән артык кеше эш белән тәэмин ителде.  Шәһәрдә эшсезлекне киметү буенча тенденция дәвам итә.Бүгенге көндә әлеге күсәткеч - 0,32%. Бер эшсезгә 6 вакансия туры килә.

Стратегия кысаларында «Гомер буе белем алу аша» проекты тормышка ашырыла. Өлкән буынны заманча икътисад һәм җәмгыять ихтыяҗы үзгәрешләренә яраклаштыру максатыннан компьютерга өйрәтү буенча чаралар башкарыла.

Наталия Кропотова шулай ук Стратегия кысаларында сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният өлкәсендә һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча нинди чаралар башкарылуы белән таныштырды.

Яр Чаллы шәһәре инфраструктурасының мөһим элементы транспорт-коммуникацион элемтәләр үсеше булуы турында билгеләп үтелде. Соңгы ике ел эчендә шәһәрдә һәм сәнәгать зонасында 110 кмдан артык юл ремонтланды. Бу юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәрәҗәсен үстерүгә йогынты ясады. 2017 ел нәтиҗәләре буенча юл-транспорт һәлакәте 23,8% ка кимеде.

Даими комиссия әгъзалары тарафыннан күп фатирлы йортларда капиталь ремонт мәсьәләсе күтәрелде. Депутатлар сорауларына Чаллы Башкарма комитетының Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэминитү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов җавап бирде.

Утырышның йомгаклау пунктында даими комиссия секретаре сайланды. Бу җаваплылык  Евгений Архиповка йөкләнелде. 

Пәнҗешәмбе, 23 август 2018, 16:00