Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Мастеровые” рус драма театрының “Юләр картлар” (“Старики дураки”) спектакле Литвада узган VASARA халыкара театрфестивалендә “Лучшая сценография” призына ия булды. Германия, Белоруссия, Литва, Россия һәм Украинадан 14 иҗат коллективы ике мәйданда –Друскининкай һәм Висагинас шәһәрләрендә үзләренең иң яхшы эшләрен тәкъдим иттеләр. “Мастеровые” театрының чит илгә беренче чыгуы һәм ул бик уңышлы булды дияргә кирәк. Литва халкы Чаллы артистларының чыгышын бик җылы кабул итте, аларны бик озак сәхнәдән җибәрмичә, алкышларга күмде.

Сәнгать әһелләреннән торган профессиональ жюри,“Мастеровые”ның уйнавын югары бәяләде.VASARA халыкара театр фестивале Литваның Друскининкай шәһәрендә 2013 елдан бирле үткәрелә. Фестивальнең президенты – замананың күренекле режиссеры, Литва һәм Россиянең дәүләт премиясе Лауреаты, Е.Вахтангов исемендәге Академия театрының сәнгать җитәкчесе, Вильнюс Кече театрына нигез салучы Римас Туминас.

Пәнҗешәмбе, 23 август 2018, 16:36