Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Пенсия фондының (https://es.pfrf.ru/) рәсми сайтында «Гражданинның шәхси кабинеты» электрон сервисы иң оператив ысулларның берсе булып тора.

 «Шәхси хисап» бүлегендә формалаштырылган пенсия хокуклары турында (стаж, эшләгән пенсия баллары) мәгълүмат алырга, эш урыны, хезмәт чоры, эш бирүче хисаплаган индивидуаль шәхси хисап торышы, иминият керемнәре күләме, пенсия баллары, иминият стажының озынлыгы турында белешмә алырга мөмкин. Сервиска www.gosuslugi.ru. Порталы аша ЕСИАга теркәлгән һәр кеше керә ала.

Икенче ысул шәхси пенсия хисабын контрольдә тоту  – Шәхси кабинетка керү өчен код алганнан соң, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша.

Өченче ысул – iOS һәм Android платформалары ярдәмендә Пенсия фондының мобиль кушымтасы белән файдаланып була. Бу тиз арада җиңел генә үзеңнең җыелган пенсия балларың, эш стажың турында актуаль мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә. Шулай ук кирәкле белешмәгә заказ бирергә, кабул итүгә язылу һәм башка бик күп хезмәтләрдән файдаланырга була.

Дүртенче ысул – Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органына шәхси рәвештә яки почта элемтәсе ярдәмендә гариза бирергә мөмкин. Почта аша булса, законнарда билгеләнгән тәртиптә расланылган гаризага паспортның һәм СНИЛС күчермәсен дә теркәргә кирәк. Шулай ук иң уңайлы җавап алу ысулын  (шәхси рәвештә яки заказ хаты аша) сайлап, яшәү урынының төгәл почта адресын күрсәтү зарур. Шуның буенча 10 көн эчендә заказ хаты белән иминләштерелгән затның индивидуаль шәхси хисабы торышы турында мәгълүмат җибәреләчәк.

Бишенче ысул – теркәлү урыны буенча РПФның Клиентар хезмәтенә яки КФҮгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үзең белән паспорт һәм иминият таныклыгы булу зарур.

Пәнҗешәмбе, 23 август 2018, 16:54