Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Габдулла Тукай исемендәге яр буенда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында сертификатлар тапшырып, бәйрәм чарасы уздырдылар. 

Комсомол районы администрациясе депутатлар, районның оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән берлектә акча җыйдылар. Аңа тормыш шартлары авыр булган гаиләләр мәктәп кирәк-яраклары алачак. Әлеге инициативага Дәүләт советы депутатлары: Андрей Фомичев һәм Рафаэль Юнысов, шулай ук Шәһәр Советы депутатлары: Марсель Мингалимов, Сергей Ямашев, Альберт Петров, Евгений Вайнер, Виталий Агапов, Ләлә Камалетдинова, Михаил Левашов, Валентин Тарасов кушылды.

Чарада күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 25 кеше мәктәп әсбаплары алырга сертификат белән бүләкләнде. 

Пәнҗешәмбе, 23 август 2018, 17:10