Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Һава шартлары начараю сәбәпле, бүген Габдулла Тукай исемендәге яр буенда оештырыласы "Печән базары" заманча татар мәдәнияте фестивален үткәрү урыны үзгәрде. Чара  «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Вакыты шул ук кала, фестиваль 13.00 сәгатьтә башлана. 

Оештыручылар белдерүенчә, бу - Татарстанның Чаллыда үткәрелүче татар халкын гына түгел, башка милләтләрне дә берләштерүче бердәнбер заманча татар мәдәнияте фестивале. Бәйрәм кунакларына өс киемнәренә татар милли костюмының берәр элементын тагып чыгарга киңәш ителә. 

Җомга, 24 август 2018, 10:49