Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җиңү паркының кече мәйданында «КАМАЗ» мәдәният йорты әзерләгән мәдәни-күңел ачу чарасы оештырылды. Бәйрәмдә  эшләүче яшьләр активистлары Автозавод районы укучыларын якынлашып килүче уку елы белән котлады һәм аларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Шәһәрнең күп балалы һәм аз керемле гаиләләрендә тәрбияләнүче 36 укучысы әлеге бүләкләргә ия булды.

Акциядә «Форд Соллерс Холдинг» ҖЧҖ, Яр Чаллы шәһәре буенча Пенсия Фонды идарәсе,  «Ремдизель» АҖ, «Челны – Бройлер» ҖЧҖ, «Татэнерго» АҖ филиалы – «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» яшьләр оешмалары катнашты.

Җомга, 24 август 2018, 13:00