Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров рәислегендә республика юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

Чарада Яр Чаллыдан шәәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, Яр Чаллы буенча Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Шамиль Гаффаров белдерүенчә, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе традиция буенча яңа уку елы башланыр алдыннан үткәрелә.

 Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында доклад белән Татарстан буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгының баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, быелның җиде аена 2042 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуның нәтиҗәсендә 168 кеше гомере өзелгән.

 «Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, күрсәткечләрнең түбән булуы күзәтелә. Һәлак булучылар саны 61 кешегә, җәрәхәт алучылар – 122 кешегә кимрәк. Кызганычка каршы, быелның беренче яртыеллыгында 3 резонанслы юл-транспорт һәлакәте булды, аларның һәрберсендә дүртешәр кешенең гомере өзелде», - дип ассызыклап үтте ул үз чыгышында.

Шулай ук утырыш барышында мәктәп укучыларын йөртү мәсьәләсе дә күтәрелде. Хәзерге вакытта республикада мәктәп автобусларын эксплуатацияләү шартлары тикшерелә, шул исәптән ГЛОНАСС спутник системасы навигациясе ярдәме белән дә.

Утырышта катнашучылар башка төр мәсьәләләргә дә тукталдылар. Кайбер муниципалитетларга карата тәнкыйть сүзләре яңгырады. Сентябрь ахырында узачак киңәшмәдә бүген ясалган кисәтүләргә әйләнеп кайтачаклар.

Җомга, 24 август 2018, 16:50