Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Башкарма комитетының Икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе Чаллының ИT-паркы белән берлектә «Венчурный Акселератор» социаль проектын эшләтеп җибәрә. Анда  өлкән сыйныф укучыларын һәм түбән курс студентларын инвестицияләр җәлеп итәргә һәм технологик стартап булдырырга өйрәтәчәкләр. Бүген Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Наталия Кропотова һәм «ИТ-парк»  югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк директоры Антон Грачев шул турыдагы килешүне имзаладылар.

Югары технологияләр индустриясенә чумарга теләүчеләрнең барысын бер мәйданга җыячаклар. Укыту курсы бушлай булачак. Белем бирү программасы онлайн-лекцияләрне һәм турыдан-туры дәресләрне үз эченә алачак. Аларны профессиональ мөгаллимнәр – тәҗрибәле эшмәкәрләр һәм Бизнес-инкубатор кураторлары укытачак.

Антон Грачев белдерүенчә, әлеге проект үсешкә исәпләнгән һәм ул шәһәрдә киләсе унъеллыкта эшмәкәрләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 Бүген Казан ИТ-паркының икенче мәйданы үзенең алтынчы туган көнен билгеләп үтә. Наталия Кропотова парк хезмәткәрләрен һәм резидентларын бәйрәмнәре белән котлады һәм Чаллы ИТ-паркында күп төрле идеяләрнең тормышка ашырылуын теләде.

Җомга, 24 август 2018, 17:10