Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 9 сентябрьдә 16 нчы (28, 29, 30 комплекслар)  бер мандатлы сайлау округы һәм 21 нче (48, 49 комплекслар) бер мандатлы сайлау округы буенча өченче чакырылыш ТР Яр Чаллы муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы депутатларын өстәмә сайлаулар үткәреләчәк. (Сайлау участогының чикләре, номерлары, участок сайлау комиссияләренең һәм тавыш бирү биналарының урнашу урыннарын биредә карый аласыз).

Сайлаучы җитди сәбәпләр нәтиҗәсендә (отпуск, командировка, эш һәм уку эшчәнлеге режимы,  дәүләт һәм җәмәгать вазыйфаларын үтәү, сәламәтлек торышы) сайлау көнне үзенең яшәү урынында була алмый һәм күрсәтелгән бинага тавыш бирер өчен килә алмый икән, ул алдан килеп сайлый ала.

– 29 августтан 4 сентябрьгә кадәр  Автозавод районы Территориаль сайлау комиссиясендә, Ш.Усманов урамы, 112 йорт (49/09) адресы буенча тавыш бирергә мөмкин.

– 5 нән 8 сентябрьгә кадәр  яшәү урыны буенча Участок сайлау комиссияләрендә тавыш бирергә мөмкин булачак.

Алдан тавыш бирү вакыты: эш көннәрендә – 16:00 дән 20:00 сәгатькә, ял көннәрендә –  08:00 дән 14:00 сәгатькә кадәр.  

Пәнҗешәмбе, 6 сентябрь 2018, 07:58