Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Комсомол районының Муса Җәлил исемендәге скверында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алуга багышланган чара узды. 1944 елның 25 августында фашистларга каршылык күрсәтү төркеменнән 11 татар совет патриотының Берлин читендәге Плётцензее төрмәсендә башларын чабалар. Бүгенге искә алу кичәсе шул еллардагы батырлыкның, бөек патриот шагыйрь иҗатының үлемсезлегенә мисал булып тора.

Чарада  Яр Чаллы язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Шәрипов, шулай ук башка язучылар, Комсомол районының мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Чара ахырында каһарман шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куелды. 

Җомга, 24 август 2018, 16:27