Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу минутларда шәһәребездә магистраль автопоездлар йөртүчеләрнең Мэр Кубогына XI һөнәри конкурслары бара. Чараның тантаналы ачышында шәһәрнең Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашты. Ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән катнашучыларны сәламләде һәм аларга ярышларда уңышлар теләде.

 «Әлеге чараның 11 ел рәттән безнең шәһәребездә узуы зур горурлык. Чаллы –  йөк машиналары җитештерүчеләр шәһәре һәм нәкъ бездә шундый зур чара уза», – диде Ринат Абдуллин. – «Барлык катнашучыларга үз осталыкларын күрсәтеп, яңа үрләр яуларга насыйп булсын».

Программа кысаларында: магистраль автомобильләрне фигуралы йөртү, автомобиль транспорты күргәзмәсе, хәйрия акциясе, балалар бәйрәме, тамашачылар арасында IVECO автомобильләрен канат белән тарту конкурсы һәм башкалар оештырыла.

Шәһәребездә әлеге конкурс үткәрелү сәбәпле, 16:30га кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча ике юнәлешкә юл хәрәкәте чикләнә. Чулман проспектына таба юл участогыннан Раскольников урамына кадәр һәм Раскольников урамыннан Рәис Беляев проспекты киселешенә кадәр юл ябык булачак.

Шимбә, 25 август 2018, 12:15