Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 11 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Энтузиастлар бульварында Үзәк районы яшүсмерләр клубларының “Ачык ишекләр” көне оештырылды. Бульвар мәйданчыгы интерактив зоналарга әверелде. Төрле декоратив кул эшләнмәләре әзерләү буенча күргәзмә һәм мастер-класслар үтте.

Концерт программасын алып баручылар Үзәк районы территориясендә урнашкан яшүсмерләр клублары эшчәнлеге белән таныштырдылар. Клуб берләшмәләренең яшь җырчылары һәм биючеләре тамашачылар алдында үз осталыкларын күрсәтте. Гүзәл итеп бизәлгән мәйданчыкларда төрле ярышлар, шахмат турнирлары гөрләде. Асфальтта рәсем ясау бәйгесендә утыздан артык яшүсмер көч сынашты. Җиңүчеләр татлы призлар белән бүләкләнде.

Шундый ук чаралар 16:30 дан 18:00 сәгатькә кадәр 28 август көнне Шишкин бульварында һәм 29 августта Габдулла Тукай исемендәге яр буенда уздырылачак.

Шимбә, 25 август 2018, 14:38