Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Махиян Сөнгат улы Сафиуллин үзенең 90 яшен билгеләп үтә. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Махиян Сөнгат улы Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында туа. Җиде класс тәмамлый. Сугыш елларында колхозда комбайнер ярдәмчесе булып эшли.

 1949 елда Балтик диңгезе хәрби флотына моряк булып хәрби хезмәткә алына. 1954 елда гаилә корып җибәрә һәм Сафиуллинар гаиләсе Зәй шәһәренә күченә. 1960 елда Махиян Сафиуллинны Чаллыга кәрәзле бетон заводы төзелешенә җибәрәләр. Озак еллар АТХ-4 машина йөртүче булып эшләгәннән соң лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерә. Хәзерге вакытта юбилярның дүрт оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

«1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 27 август 2018, 16:55