Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Энергетик» мәдәният сараенда балалар сәнгать мәктәпләре мөгаллимнәренең фәнни-гамәли  конференцияләре узды.

Фойеда барлык кунаклар һәм чарада катнашучылар игътибарына шәһәр балалар музыка мәктәпләре укытучылары әзерләгән концерт программасы һәм методик әдәбият күргәзмәсе тәкъдим ителде.  

Конференция эшчәнлегендә Кама аръягы төбәгенең сәнгать уку йортлары укытучылары һәм җитәкчеләре, барлыгы 300дән артык кеше катнашты.  

Пленар утырыш барышында урта махсус уку йортларына керүне анализлау мәсьәләсе күтәрелде, мәдәният өлкәсе белгечләренең квалификациясен күтәрүнең мәҗбүри шарты буларак, гамәли юнәлешле белем бирү технологияләре тәкъдим ителде. Моннан тыш, 2017/2018 уку елына йомгак ясалды.

Пленар утырыш ахырында иң яхшы мөгаллимнәргә республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырылды.

Дүшәмбе, 27 август 2018, 17:38