Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда җинаятьчеләр ике тапкыр үзләрен  банк куркынычсызлыгы хезмәткәрләре дип танытып, берничә чаллылының акчасын урлаганнар. Алар, үз корбаннарының телефоннарына “акчагызны урлыйлар” дигән сылтау белән шалтыратканнар. Зыян күрүчеләргә “ярдәм итү” максатыннан банк карталарының парольләрен белешкәннәр. Шулай итеп, 29 комплексның 49 яшьлек хатын-кызы 29 мең сум күләмендә, ә 43 комплекста яшәүче 44 яшьлек ханым – 27 мең сум акчасын урлаткан. Ике очрак буенча да җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Полиция мошенниклар корбаны булмас өчен, аларның сүзләренә ышанмаска киңәш итә.Беркемгә дә, нинди генә очрак булса да,  үзегезнең банк реквизитларын хәбәр итмәгез. Мошенниклар, үзләрен банк һәм пенсия фонды хезмәткәрләре дип танытучы әлеге оешмаларда, сезнең банк картагыз турында тиешле мәгълүмат болай да бар.Полиция хезмәткәрләре игътибарлы булырга кирәклеге турында искәртә.

Сишәмбе, 28 август 2018, 08:20