Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанның Югары Ослан муниципаль районында V-Студентлар мәгариф форумының өченче сменасы уза. Анда Чаллыдан 60тан артык студент, шул исәптән, Шәһәр студентлар советы активистлары катнаша. Форумны оештыручы – Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

 Чара  кысаларында 27 августта студентлар  форумы мәйданына ТР президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика җитәкчесенә югары уку йортларында укучылар советлары системасына ярдәмгә  Росмолодежь грантлары конкурсының нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Аннары форумның медиа-үзәге эшен тәкъдир иттеләр. Моннан тыш, һөнәри белем студентлары сменасы эше йомгаклары турында сөйләделәр. “Студентлар мәгариф форумы – яшьләр кирәкле күнекмәләрен үстерсен һәм киләчәктә аларны куллансын, укыган һәм эшләгән урыннарына күчерсен өчен яхшы  платформа”,- дип белдерде  Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов.

Форумда катнашучыларны Россия яшьләр союзы рәисе Павел Красноруцкий сәламләде һәм Татарстан - “Ел студенты”  V бөтенроссия юбилей фестивалендә, “Россиянең чибәр студентлары” конкурсларында катнашачагы турында хәбәр итте.

Студентлар мәгариф форумы – Татарстан студентлары проекты, ул 2014 елдан бирле уздырыла. Быел Студентлар мәгариф форумы беренче тапкыр өч сменада үтә һәм ул 2000 катнашучыны – Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең югары һәм урта уку йортлары студентларын һәм абитуриентларын җыйды.

Әлеге форм фикердәшләр табу, идеяләр белән уртаклашу, тәҗрибә туплау, командада эшләргә өйрәнү, массакүләм мәдәни һәм күңел ачу чараларында катнашу, камилләшү өчен ачык мәйданчык булып тора.

Чаллыдан гына чараның өч сменасында 200дән артык студент катнашты. 

Сишәмбе, 28 август 2018, 09:27