Чәршәмбе, 3 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

10 сентябрьдә Яр Чаллыда “Немец машинасы төзелешендә заманча технологияләр һәм  цифровизацияләү тәҗрибәсе. Үсеш тенденцияләре тармагы Тюрингия компанияләре мисалында” дип исемләнгән семинар узачак.

Тюрингиянең ирекле җире делегациясе составына:  Maicom Quarz GmbH, ZM Vakuum GmbH, Schülken Form GmbH, SAMAGSaalfelderWerkzeugmaschinenGmbH, ColandisGmbH, Friese GmbH, SPORTident GmbH, item Industrietechnik GmbH, PORTEC GmbH предприятия вәкилләре керде.

Семинарда катнашырга Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев чакырылган.

Чара программасында актуаль мәсьәләләр буенча тематикалы “түгәрәк өстәлләр” планлаштырылган. Семинарның эшлекле программасы ТР сәнәгать предприятиеләре һәм  Тюрингия ирекле җирләре арасында сөйләшүләр алып бару белән төгәлләнәчәк.

Көннең икенче яртысында шәхси очрашулар һәм Чаллының сәнәгать предприятиеләренә бару планлаштырыла. Семинарда катнашу өчен 4 сентябрьгә кадәр  теркәлү таләп ителә.

Барлык сораулар буенча: +7 (8552) 53-07-07 (доб. 208), +7 (965) 625-79-16 телефоннарына шалтыратырга мөмкин. Эл. почта адресы: tregubova.e@innokam.pro.

Сишәмбе, 4 сентябрь 2018, 08:53