Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда ел саен үткәрелүче мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең август конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Пленар утырышта шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР премьер-министр урынбасары, Республиканың фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова катнаштылар.

Пленар утырыш Шәһәр балалар иҗат үзәге фойесында оештырылган шәһәр мәгариф  учреждениеләренең инновацион проект күргәзмәсе белән танышудан башланып китте. Анда укучылар, мәктәпкәчә белем бирү балалар иҗат үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр, укытучылар, югары һәм һөнәри урта белем бирү йортлары хезмәткәрләре проект эшләре һәм заманча фәнни хезмәтләр тәкъдим иттеләр. Мәртәбәле кунаклар һәр проектны карап, танышып йөрделәр. Күргәзмәдә техник иҗат буенча модель проектлары, конструктордан җыелган әйберләр һәм робот техникасы, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен инженер-техник юнәлештәге һөнәри ориентлашкан проектлар, күрү органнарына зыян килгән балалар өчен махсус хезмәтләр күрсәтелде. Шулай ук мәртәбәле кунакларга төрле кызыклы проектлар буенча мастер-класслар тәкъдим ителде.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Чаллы буенча барлык фәннәрдән БДИ нәтиҗәләре республиканыкыннан югары. Быел 33 чыгарылыш сыйныф укучысы 100 баллга ия булды. Бу 2017 ел белән чагыштырганда тугыз кешегә күбрәк. Олимпиада хәрәкәте буенча да шәһәребез республика рейтингында икенче позицияне били.26 гимназияне тәмамлаучы СеменТабанаков икътисад буенча бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булды.Шул ук гимназия укучысы Элина Телешева Россия җыелмасы составында беренче урын яулады һәм Флоренциядә узган математика буенча  VII Европа кызлар олимпиадасында алтын медальгә лаек булды.

2018 елда «РФнең иң яхшы Топ-500» рейтингына  26 гимназия һәм Пушкин исемендәге 78 лицей кертелде. Автокала икенче ел рәттән тәрбия эшләре буенча рейтингта алдагы баскычларны били.  Шулай ук Чаллы республикада балалар иҗатын үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урында бара, спорт-сәламәтләндерү программаларын тормышка ашыру буенча икенче урынны алып тора. Моннан тыш, шәһәребез Татарстанда балалар хәрәкәте үсеше буенча өченче урында.

Чаллы балалар бакчаларында  өч яше тулучылар 100% урын белән тәэмин ителгән. Шулардан 950 бала ясле яшендә. 2019 елда шәһәрдә 6 балалар бакчасы төзү планлаштырыла.Бу турыда үз чыгышында Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгыВинер Харисов хәбәр итте. Ул шулай ук киләсе елларга мәгариф системасы алдында торган максатларны атап узды.

Сишәмбе, 28 август 2018, 14:12