Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 11 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Сентябрь аенда «Нур» яшьләр үзәге каршында эшләп килүче «Ю.ТА.» вокал студиясе иҗади потенциалларын тормышка ашырырга теләүчеләр өчен үз ишекләрен ача.

Студиядә җырларга гына түгел, һәрчак күтәренке кәефтә булырга, комплекслардан арынырга, оялуны җиңәргә, яхшы музыка сайларга, үз башкару стилеңне табарга өйрәтәчәкләр.

Студиянең мөгаллимнәре:

Айзилә Вахитова (халыкара конкурслар Лауреаты, «СабанТуе Гүзәле» бәйгесе финалисткасы),

Светлана Ефремова («Битва хоров», «Фактор А» телевизион тапшыруларында катнашучы).

Дәрес программасына:

Тавыш кую,концерт номерлары әзерләү, студиядә җырлар яздыру, шәһәр мәдәни чараларында катнашу керә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 39-67-99, 39-68-29.

Сишәмбе, 28 август 2018, 13:43